Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кремльдә Казан Глобаль яшьләр саммиты кысаларында «Илһам Шакировка трибьют» концерты була
27 һәм 28 августта Казан Кремле территориясендә иҗади мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыклар белән фестиваль узачак. Ул V Казан Глобаль яшьләр саммитының мәдәни программасы кысаларында үтәчәк.
Саммитның мәдәни программасына кертелгән иң әһәмиятле чараларның берсе – күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе иҗатына багышланган «Илһам Шакировка трибьют» концерты. Юрий Федоров җитәкчелегендә Yummy Music Band төркеме һәм Татарстанның танылган артистлары татар сәхнәсе легендасы репертуарыннан яраткан җырларын башкарачак. Керү ирекле булачак.
Катнашучылар өчен шулай ук Казан режиссеры һәм клоуны Руслан Риманасның спектакльләре, «Реактор» арт-резиденциясеннән иҗади мастер-класслар, шәһәрнең яшь артистлары һәм Татарстан Республикасының атказанган артистлары чыгышлары тәкъдим ителәчәк. Фестиваль милли киемнәр һәм музыка белән таныштырачак, тамашачылар Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган театральләштерелгән чыгышларны карый алачак.
V Казан Глобаль яшьләр саммиты Татарстанда 26-30 август көннәрендә узачак. Төп тема – «Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: тотрыклы үсеш өчен кадрлар». Анда 40 илдән 250ләп делегат катнашачак. Саммитта шулай ук барлык шәһәр халкы һәм туристлар өчен активлыклар планлаштырыла: фән фестивале, ачык мәгариф сессияләре һәм мәдәни фестиваль.
- Казан Глобаль яшьләр саммиты – мәгариф, мәдәният һәм медиа өлкәсендә яшьләр белән иң яхшы эш тәҗрибәләре белән алмашу өчен белем бирү-эксперт платформасы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз