Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кремльдә әлегә битлек режимы кертергә җыенмыйлар
Кремльдә ОРВИ, грипп һәм коронавирус белән авыручыларның сезонлы артуы фонында әлегә битлек режимы кертергә җыенмыйлар. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларның соравына шулай дип җавап бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Юк, әлегә Кремльдә битлек режимы кертмәячәкләр, бездә андый чаралар юк, - диде Песков. – Без, әлбәттә, авыру йоктыручыларның сезонлы артуын күрәбез».
Ул билгеләп үткәнчә, Кремльдә белгечләр һәм табиб-эпидемиологларның күрсәтмәсен көтәләр.
Искәртеп узабыз, шимбә көнне РФ Хөкүмәтендә ОРВИ, грипп һәм коронавирус белән авыручыларның сезонлы артуы сәбәпле Хөкүмәт йортында өстәмә кисәтү чаралары кертелүе, шул исәптән битлек киюне мәҗбүр итеп куюлары хакында сөйләгәннәр иде. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова белдергәнчә, хәзерге вакытта Россиядә битлек режимы кертү өчен нигез юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз