news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә Үзбәкстан Президентының Мәскәүдә дәвалануы турындагы имеш-мимешне кире кактылар

Ялларда республика Хөкүмәте 78 яшьлек Кәримов күпмедер вакыт таләп итә торган дәвалауда дип хәбәр иткән иде

 (Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов Мәскәүгә дәваланырга килмәде, дип белдерде журналистларга Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта "РИА-Новости" яза.

Ул шулай ук Россия табибларының Үзбәкстанга китүләре турындагы мәгълүматтан хәбәрдар булмавын белдерде.

"Ислам Кәримовның Мәскәүгә килмәвен раслый алам, ә табибларның Үзбәкстанга баруы турындагы мәгълүматка ия түгелмен", - диде Песков.

Элегрәк ММЧ Бурденко исемендәге Нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты белгечләре Үзбәкстанда Кәримовны дәвалау белән шөгыльләнә дип хәбәр иттеләр. Ялларда республика Хөкүмәте 78 яшьлек Кәримов билгеле вакыт таләп итә торган дәвалауда дип хәбәр итте. Соңрак дәүләт башлыгының кызы Лола Кәримова-Тилляева президент инсульттан соң реанимациядә дип, ачыклык кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100