news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә Украинаның Путинның Кырымга сәфәренә карата белдерелгән нотасына җавап бирделәр

Россия Президенты Владимир Путин теләсә кайсы төбәктә булырга хокуклы, шул исәптән Кырымда да, дип белдергән дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин теләсә кайсы төбәктә булырга хокуклы, шул исәптән Кырымда да, дип белдергән дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Украина ягының Путинның Кырымга баруына каршы булуы белән бәйле нотага аңлатма биреп. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

"Украина традицион рәвештә протест белдерә. Һәм без традицион рәвештә әлеге протестларны игътибарга алмыйбыз. Президент кайсы төбәкләрдә булырга кирәк дип санаса, шунда бара. Бу Россиянең эчке эшчәнлеге. Бу бер генә дәүләткә дә кагылмый, шул исәптән Украинага да", — дип белдергән Песков журналистларга.

Кичә Путин Ялтада узган Гомумроссия халык фронты форумының пленар сессиясендә катнашты. Бу Президентның ярымутрауга беренче тапкыр гына баруы түгел. Сентябрь аенда ул Кырымда Россия көнчыгышының транспорт системасын үстерүгә багышланган Дәүләт Советы президиумы утырышын үткәрде. Августта Бөтенроссия яшьләр "Таврида" форумында булды һәм Куркынычсызлык Советы утырышын уздырды.

Искәртеп узабыз: Украина Тышкы эшләр министрлыгы Владимир Путинның Кырымга сәфәренә карата ризасызлык белдергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100