news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә Согуд Гарәбстаны һәм Пакистан каллиграфларының әсәрләреннән күргәзмә ачыла

Күргәзмә эшләгән көннәрдә каллиграфия буенча мастер-класслар һәм Казан каллиграфлары белән очрашулар узачак.

Кремльдә Согуд Гарәбстаны һәм Пакистан каллиграфларының әсәрләреннән күргәзмә ачыла
архив, Михаил Захаров

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). 3 августта Ислам мәдәнияте музеенда «Шәрык каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә. Пакистан һәм Согуд Гарәбстанының бүгенге заман осталары» дигән күргәзмә ачыла.

Күргәзмәдә дүрт танылган каллиграф – замандашларыбыз: Абдул Рәшид Батт һәм Ирфан Куреши (Пакистан Республикасы), Җамал әл-Кебаси әл-Рабеа һәм Мөхәммәд Әлкибасиның (Согуд Гарәбстаны) әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә кысаларында Рәшид Батт иң борынгы каллиграфик стильләрнең берсе – күфи буенча өч көнлек курс үткәрергә ниятли. Күргәзмә ачылган көнне матур язу осталары авторлык экскурсияләре оештырачак. Беренче атнада Согуд Гарәбстаны, Пакистан һәм Татарстан каллиграфлары катнашында «Calligraphy battle» узачак. Күргәзмә эшләгән көннәрдә каллиграфия буенча мастер-класслар һәм Казан каллиграфлары белән очрашулар үткәрү дә күздә тотыла.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100