news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремльдә Россиядә эшләнгән продукциянең сыйфатын арттыру бурычлары хакында фикер алыштылар

Минтимер Шәймиев РФ сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Владимир Саламатов белән очрашты

(Казан, 19 ноябрь, “Татар–информ”). Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Владимир Саламатов, техник җайга салу һәм метрология Федераль агентлыгы җитәкчесе Григорий Элькин һәм Бөтенроссия сыйфат оешмасы президенты, РФ Сәүдә–сәнәгать палатасының сыйфат комитеты рәисе Геннадий Воронин белән очрашты.
Әңгәмә барышында Россиядә җитештерелгән продукция, хезмәтләрнең сыйфатын һәм көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру буенча бурычлар хакында фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. “Әлеге проблемаларны хәл итү безнең барыбыз өчен дә бик мөһим, шунлыктан югары сыйфатка омтылыш яшәү рәвешенә әверелергә тиеш”, – дип ассызыклады республика башлыгы.
Очрашуда ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Евгений Гришин һәм башка рәсми затлар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot