news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремльдә Путин катнашындагы туры линиягә бер миллионнан артык сорау килер дип көтәләр

Туры линия 30 июньдә узачак, ул Мәскәү вакыты белән көн уртасында башлана.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы туры линия алдыннан гражданнарның активлыгы бик югары, программа тәмамланганда 1 миллионнан артык мөрәҗәгать килер дип көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

«Кагыйдә буларак, программа тәмамланганда без барыбер бер миллион чиген үтәчәкбез, чөнки аның барышында телефоннан шалтыратулар, видеомөрәҗәгатьләр, СМС-хәбәрләр килүен, аларны эшкәртү дәвам итә – бу система программа тәмамланганчы эшли. Шунлыктан гражданнарның активлыгы бик югары һәм кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен кабул итүчеләрнең эше җитәрлек», - диде Песков журналистларга.

Россия Президенты катнашындагы туры линия 30 июньдә узачак, ул Мәскәү вакыты белән көн уртасында башлана. Якшәмбе көнне, 27 июньдә хәбәр ителгәнчә, туры линиягә 545 меңнән артык сорау килгән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot