news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә Кыргызстан экс-президенты хатынына автомобиль бүләк итүне кире кактылар

Бүген федераль массакүләм мәгълүмат чаралары Рәисә Атамбаеваның Татарстан Президенты бүләк иткән автомобильдә йөрүе турында мәгълүмат таратты.

 Кремльдә Кыргызстан экс-президенты хатынына автомобиль бүләк итүне кире кактылар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанның элеккеге президенты хатыны Рәисә Атамбаевага шәхси бүләкләр, шул исәптән югары класслы автомобиль бирмәде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

«Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бернинди исемле автомобильләр дә тапшырылмады», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов 2019 елның июнендә Кыргызстанда яшәүче татар диаспорасы белән очрашты. Диаспора активы Кыргызстанның барлык татарларын берләштерүче «Туган тел» үзәгенә автомобиль бүлеп бирүдә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. 2019 елда Кыргызстанда татар диаспорасы берләшмәсенең 30 еллыгы билгеләнеп үтүен, ә киләсе ел Россиядә Кыргызстан һәм Кыргызстанда Россия елы дип игълан ителүен исәпкә алып, ТР Президенты бу мөрәҗәгатьне хуплады.

«Диаспоралар белән эшләү тәҗрибәсе нигезендә, үтенеч махсус төзелгән фондка карауга җибәрелде. Фонд Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшли һәм бары тик хәйрия акчасына гына формалаша. Фонд чараларын бүлү бары тик аны тотучылар карары белән генә башкарыла. Фонд тарафыннан автомобиль сатып алынды һәм диаспора идарәсенә тапшырылды. Алга таба автотранспорттан файдалану — диаспора хокукында», — дип аңлаттылар ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Алдан кайбер федераль матбугат чаралары Кыргызстанның социаль-демократик партиясе матбугат хезмәте белдерүен таратты. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, янәсе, машина йөртүчегә хезмәт хакы һәм, шул исәптән ягулыкны да кертеп, машинаны эксплуатацияләү буенча барлык чыгымнар белән югары класслы яңа автомобиль бүләк итүе күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100