news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремльдә Гыйльметдинов киткәннән соң Татарстан мәнфәгатьләре йомшарыр дип уйламыйлар

РФ Дәүләт Думасында Татарстан вәкиле Илдар Гыйльметдинов Думаның Милләтләр эшләре буенча комитет җитәкчесе вазифасыннан китте.

Кремльдә Гыйльметдинов киткәннән соң Татарстан мәнфәгатьләре йомшарыр дип уйламыйлар
архив

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Хөкүмәте, РФ парламентының түбән палатасында кадрлар алышынганнан соң, Дәүләт Думасында милли сәясәт өлкәсендә республика мәнфәгатьләренең йомшаруы өчен сәбәпләр күрми. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Илдар Гыйльметдинов — бик принципиаль кеше. Аның алдында шул ук бурычлар тора. Ул биләячәк вазифаның статусы алай ук мөһим түгел. Аның дәрәҗәсе һәм тәҗрибәсе зур роль уйный. Гыйльметдиновның барлык дәрәҗәләрдә дә яхшы элемтәләре бар. Шунлыктан Дәүләт Думасында милли сәясәт белән бәйле мәсьәләләр өлкәсендә Татарстан мәнфәгатьләренең йомшаруы өчен сәбәпләр күрмибез», - диде Галимова.

Комитетны парламентарий, «Гадел Россия» фракциясе әгъзасы Олег Николаев җитәкләде. «Бердәмроссияле» Илдар Гыйльметдинов аның беренче урынбасары булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot