Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кремльдә бертөркем ветеранга “Бөек Җиңүгә 65 ел” дигән юбилей медальләре тапшырылды
Бүләкләрне РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән ТР Президенты Минтимер Шәймиев тапшырды
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә әзерләнә. Шул уңайдан “Бөек Җиңүгә 65 ел” дигән юбилей медальләре булдырылды. Әлеге бүләккә лаек булучылар арасында 146 мең татарстанлы да бар. Узган елның декабрь урталарында ТР Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә беренчеләрдән булып бертөркем сугыш һәм тыл ветеранына юбилей медальләрен тапшырган иде. Хәзер бу эш барлык муниципалитетларда алып барыла. Бүген исә Кремльдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев тагын 45 татарстанлыга юбилей медальләрен тапшырды. Герблар залында узган тантанага Казан шәһәре һәм башкалага якын районнардан Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары, Ленинград камалышында булучылар чакырылган иде. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Фронтларда һәм тылда батырларча көрәшеп, хезмәт итеп Җиңү көнен якынайтуга бөтен көчен түккән бу буынга, сугыштан соң илне төзекләндерү өчен алны-ялны белми эшләргә туры килгән. Сафлары көннән-көн сирәгәйгән җиңүчеләр буыны үзләре батырлыкларын бик тыйнак бәяли. Ә бит аларның батырлыгы һәм кыюлыгы күп буыннар өчен үрнәк. Бүгенге тантанада катнашкан сугыш ветераннарының 5 се хатын-кызлар иде. Алар -18 яшеннән үзе теләп фронтка киткән Халисә Гафурова, Лидия Маринина, 3 нче Украина фронтында сугышкан Александра Глебова, шул ук фронтта радистка булган Варвара Пермякова, Польшаны азат итүдә катнашкан Таисия Сабирҗанова.
Казанда гомер кичерүче 88 яшьлек Ислам Шакиров 1941 елның сентябрендә армия сафларына алына. 18 яшьлек егет, 6 айлык хәрби хәзерлек үтүгә, Волхов фронтында 70 нче артиллерия полкында хезмәт итә башлый. Ленинград камалышын өзүдә катнашкан егет Нарва янында авыр яралана. 5 ай госпитальдә дәваланып, ярасы тулысынча төзәлеп тә бетми, ул тагын фронтка ыргыла. Ленинград фронтында сугыша, Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңү көне Ислам Шакиров Рюген утравында (Алмания) каршылый. Ә тыныч тормышта бөтен сәләтен һәм тышылыгын балаларга белем бирүгә багышлый. Ветеран-укытучы Миннехәниф Низамов та сугыштан соң бөтен гомерен укытучылыкка багышлый. Әле бүген дә ветеран көченнән килгәнчә яшьләрне тәрбияләүгә үзеннән өлеш кертә. Бу тыйнак җиңүчеләр буыны ил җитәкчелегенә ветераннарга күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртучанлык өчен зур рәхмәт белдерә.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота ветераннарны бүләкләү тантанасында дулкынлану хисләре кичерүен яшермәде. Ул үзе дә сугыш ветераннары баласы. “Әти белән әнинең икесе дә сугышта катнашкан. Алар моннан 20 еллар ук элек Җиңүнең 50 еллыгын күрә алырбызмы дип кайгыралар иде. Шөкер, 50 еллыгын уздырып, 65 еллыгын да каршыладылар. Шуңа күрә ветераннарны котлау тантанасында катнашу минем өчен тагын да зур мәртәбә”, - дип башлады ул котлау сүзләрен. Ил халкы Җиңү көнен якынайтуга фронтта гына түгел, тылда да батырларча көрәшә. Григорий Рапота юбилей медальләренең тыл хезмәтчәннәренә, концлагерь тоткыннарына, Ленинград камалышында булучыларга бирелүен гаделлекнең тантана итүе дип бәяләде, чөнки бу Җиңүгә илнең барлык халкы үз өлешен керткән. Соңгы мәгълүматларга караганда, Советлар Союзы Бөек Ватан сугышында 26 млн. улын һәм кызын югалта. Григорий Рапота белдергәнчә, Җиңүнең 65 еллык юбилее Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенә кергән барлык илләрдә “Без бергә җиңдек!” дигән шигарь белән билгеләп үтеләчәк.
“Ветераннарыбыз сугышның тере шаһитлары, ә тылдагылар Җиңүне хезмәт фронтларында якынайтты. Ул чорда беркемгә дә җиңел булмады. Ул елларда халкыбызның язмышы шундый иде. Сез батырлык үрнәге күрсәтеп, илебезне саклап калдыгыз. Күп милләтле Татарстан халкы исеменнән тагын бер кат бик зур рәхмәт”. ТР Президенты Минтимер Шәймиев исә ветераннарыбызга әнә шул рәвешле котлавын ирештерде. Президент белдергәнчә, бу җиңүчеләр буынына чын йөрәктән чыга торган нинди генә рәхмәт сүзләре эзләсәң дә аз булыр иде, чөнки аларга халыкбызның ихтирамы иксез-чиксез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз