news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремльдә 31 декабрь эш көне булуы турында искәрттеләр

Яңа ел яллары 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы билгеләгән график буенча быел 31 декабрь эш көне була. Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков бу көнне ял көне итәргә кирәклеге турында бәхәсләшмәскә өндәде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«31 декабрь эш көне булуы турында карар кабул ителде. Димәк, эшләргә кирәк», - диде ул.

Дмитрий Песков шулай ук бу хакта Россиядә яшәүчеләрне алдан ук кисәтүләрен дә әйтте.

Кышкы каникулларның озынлыгы үзгәрергә мөмкин, дип искәртте Россия лидерының матбугат сәркатибе. Киләсе ел каникуллары алдагы елларга караганда кыскарак. Яллар барлыгы сигез көн - 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot