news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремль яр буенда Татарстан Рәисен сайлаулар турында мәгълүмат үзәге ачылачак

28 июньдә Казанның Кремль яр буенда «Сайлау ноктасы» дип аталган яңа иҗтимагый киңлек — Татарстан Рәисен сайлауга багышланган җәйге мәгълүмат үзәге эшли башлаячак.

Проект республика халкы белән ачык диалог кору һәм булачак сайлаулар турында рәсми булмаган форматта аралашу урыны булачак. Биредә тавыш бирүдә катнашу тәртибе турында белергә, сайлау системасы белгечләреннән консультацияләр алырга, мастер-классларда, кино күрсәтүләрдә, подкастларда һәм экспертлар белән очрашуларда катнашырга мөмкин.

«Сайлау ноктасы» җәй буе эшләячәк һәм республика үсеше белән кызыксынучыларны җәлеп итү ноктасы булачак.

Иҗтимагый киңлекне ачу тантанасы 28 июньдә 10:00 сәгатьтә Кремль яр буенда «Экостанция» артында «Урам» паркы янында узачак. Программада интерактив активлыклар, халык фикерен язып алу өчен «Татарстан сөйли» проекты, волонтерлар һәм медиа вәкилләре катнашуы көтелә.

Ачылу тантанасында катнашачак төп спикерлар:

  • Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев;
  • Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков;
  • «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина;
  • ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Яшьләр советы әгъзасы, ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы «Атмосфера» яшьләр проекты җитәкчесе Светлана Ефремова.

Проект ТР Үзәк сайлау комиссиясе кураторлыгында һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, яшьләр оешмалары катнашында гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot