news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль яр буенда шугалак һәм төп чыршы ачылачак

Кышкы шәһәрчек һәм тимераяклар прокаты эш көннәрендә 16.00-22.00 сәгатьләрдә, ялларда 12.00-23.00 сәгатьләрдә эшли.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 18 декабрьдә Кремль яр буенда төп чыршы утлары кабыначак һәм кышкы шәһәрчек ачылачак. Шул ук көнне Европада иң озын шугалак эшли башлаячак.

Иҗтимагый киңлекнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шугалакның озынлыгы 1 мең метрдан артык. Территориядә тимераякны прокатка алу өчен ике павильон һәм үз тимераякларың белән «Шугалакка керү» павильоны эшләячәк.

Быел Әкият шәһәрчеге үзгәртелде. Мультипликациягә алмашка яңа геройлар, образлар һәм сынаулар килде. Оештыручылар Кыш Бабайдан балалар һәм өлкәннәрне кышкы күңел ачу дөньясына чумдырырлык уен-маҗара әзерләделәр. 

Шәһәр кунаклары интерактив конкурсларда катнаша, квест-тамашалар уза, серләр һәм табышмакларны чишә, аттракционнарда йөри, кинолабораториядә була һәм «Чемпионнар», «Кинода уйныйбыз», LetsPlay һәм «Яңа ел герое» уенының барлык раундларын уза алачак. 

Кышкы шәһәрчек һәм тимераяклар прокаты эш көннәрендә 16.00-22.00 сәгатьләрдә, ялларда 12.00-23.00 сәгатьләрдә эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100