news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль яр буенда «Илһам йөгереше» узачак

1 гыйнварда Татарстан башкаласында «Илһам йөгереше» узачак. Анда «Илһам бирүчеләр» бөтенроссия хәрәкәте һәм «Илһам маршруты» яшьләр проекты вәкилләре, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков катнашачак.

Акциядә катнашучылар үзләренә хат язачак – юлламада үз хыялыңны һәм киләсе елга максатларны күрсәтергә кирәк. Аннары теләүчеләр берничә дистанциянең берсен узачак, аларның һәрберсе 365 адымнан башлана. Ярыш ахырында катнашучылар юлламаны фотога төшереп, аны проект сайтында күрсәтелгән электрон почтага җибәрәчәкләр, ә 2023 ел ахырында алар үз хатларын хыялны искә төшерү сыйфатында кире алачак.

Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала. Теркәлү сылтама буенча башкарыла. Ярыш Кремль ярында 14:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны Федосеев ур., 1, корп.6 адресы буенча урнашкан карусель янында җыячаклар.

«Илһам бирүчеләр» бөтенроссия хәрәкәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акция шулай ук Мәскәүдә, Севастопольдә, Түбән Новгородта, Тулада, Новосибирскида, Петропавловск-Камчатскида һәм башка шәһәрләрдә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100