news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль яр буенда бәйрәмдә Татарстанда җитештерелгән француз сыры тәкъдим ителә

Фестивальнең фудкортында ачык кухняда әзерләнгән натураль ризыкларны ашап карарга була.

(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Кремль яр буенда Игенчеләр сарае янында “Көзге төсләр” фестивале уза. Биредә Татарстан фермеры француз рецептурасы буенча әзерли торган Камамбер һәм Бри сырларын ашап карарга һәм сатып алырга мөмкин булачак. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярминкәдә Идел буе җитештерүчеләренең натураль продуктлары: сырлар һәм сырдан десертлар, казылык әйберләре һәм ит деликатеслары, төрле баллар, үлән чәйләре, кедр майлары һәм чикләвекләр, ысланган җиләкләр, киптерелгән җиләк-җимеш сатылачак, Татарстан фермерлары үзләре дә булачак.

Биредә  конкурслар һәм мастер-класслар, шәһәрнең популяр кавер-төркемнәре катнашында концерт программасы була.

Фестивальнең фудкортында ачык кухняда әзерләнгән натураль ризыкларны ашап карарга була, болар: грильдә пешерелгән яшелчәләр, шашлык, фермер казылыклары, крафт пилмәннәре, бургерлар, грильдә пешерелгән мәрмәр ит, чехларча пешерелгән камыр ризыклары һәм кытайча комаклар, диелә хәбәрдә.

Бүген фестивальнең соңгы көне. Ул 13:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр була. Керү ирекле. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100