Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кремль Воронежга пилотсыз очу аппараты төшү турында аңлатма бирде
Воронежга пилотсыз очу аппаратының төшүе турындагы хәбәрләрне Кремльдә күрделәр, дип белдерде РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Аның белешмәсе буенча, хәзер махсус хезмәтләр әлеге хәлне тикшерү белән шөгыльләнә.
«Аны бәреп төшерүләре турындагы хәбәрләрне күрдек. Дөресен әйткәндә, анда бәреп төшерелгән пилотсыз очкычның кисәкләре эләккән. Махсус хезмәтләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау белән шөгыльләнә. Киев режимы гражданнар инфраструктурасы объектларына, торак йортларга һөҗүмен дәвам итә», - диде Песков пресс-колл вакытында һәм Россиянең Киев хакимияте гамәлләре белән көрәшүен дәвам итәчәген билгеләп үтте.
Искәртеп узабыз, Воронежга пилотсыз очу аппараты төшү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Социаль челтәрләрдә чыккан мәгълүматтан күренгәнчә, ул Белинский урамындагы күп катлы йортка төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз