news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль вәкиле Украинадагы махсус операциянең статусын үзгәртү планы булмавын әйтте

Көнбатыш Киевка авыр танклар җибәрүе сәбәпле, Мәскәү Кремле Украинадагы махсус хәрби операциянең статусын үзгәртергә җыенмый. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта безнең көн тәртибендә андый тема юк», - диде Песков, шул хактагы сорауга җавап биреп.

Германиянең Украинага 14 Leopard 2 танкы тапшырачагы турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Моннан тыш, Берлин союздаш илләргә аларның да Украинага Leopard 2 танклары җибәрүенә рөхсәт бирәчәк. Германия канцлеры Олаф Шольц билгеләп үткәнчә, ил Хөкүмәте Украинага ике танк батальоны тапшыруны, әмма моны партнерлары белән бергә эшләүне максат итеп куя. Associated Press агентлыгы искәрткәнчә, биредә 88 танк хакында сүз бара.

АКШ Президенты Джо Байден да 25 гыйнварда Украинага 31 M1 Abrams танкы җибәрү карары турында белдерде. Bloomberg агентлыгы чыганакларга сылтама белән хәбәр иткәнчә, АКШ 31 M1 Abrams танкын җитештерү өчен 400 миллион доллар бүлеп бирәчәк, аларны әзерләү белән General Dynamics Corp компаниясе шөгыльләнәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100