news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремль Татарстанда идеологик каршылыклар булмаганлыгын күрсәтә – митрополит Феофан

Митрополит Феофан Казан кунакларына Татарстанның изге җирләрен күрергә тәкъдим итә.

Кремль Татарстанда идеологик каршылыклар булмаганлыгын күрсәтә – митрополит Феофан
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдиов). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан кунакларына Татарстанның изге җирләрен күрергә куша. Бу хакта ул Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Казанга килгәч, Богородицк монастырен күрергә кирәк. Бу урын Изге Ана белән бәйле. Ул Татарстанны идеологияләргә каршы булмаган республика икәнлеген күрсәтә. Шул ук сүзне мин Казан Кремлендә урнашкан “Кол Шәриф” мәчете һәм Благовещенск соборы турында әйтер идем. Туристларга Болгарга, Свияжскка, Макарьевсктагы монастырьга, Раифага барырга тәкъдим итәр идем”, - диде Феофан.

Конфедерацияләр Кубогы кысаларында Казандагы киләсе уен иртәгә, 24 июньдә, “Казан Арена” стадионында Россия һәм Мексика җыелма командалары арасында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot