news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль Россиядә өлешчә мобилизация тәмамлану турындагы сорауга җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация тәмамлану турында махсус белдерү ясарга әлегә планлаштырмый. Бу турыда Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый карарлар кабул ителмәгән, чөнки Саклану министрлыгы хәрби хезмәткә алынучылар саны буенча һәр төбәк өчен мобилизация күрсәткечләре билгеләгән.

«Мобилизация биреме үтәлүен төбәкләр үзләре белдерә. Биремне үтәгән төбәкләрдә өлешчә мобилизация процессы төгәлләнгән һәм туктатылган. Президент указына килгәндә, хәзерге вакытта ул юк. Без сезгә хәбәр итәчәкбез», - дигән Песков РИА Новости агентлыгына.

Искәртик, 14 октябрьдә Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация кысаларында барлык чаралар якындагы ике атна дәвамында тәмамланачак, дип белдерде. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, формалаштыру гаскәрләрендә 222 мең кеше бар инде. Тулаем алганда өлешчә мобилизация башыннан, 21 сентябрьдән, махсус операция зонасында хезмәткә 300 мең резервистны чакыру планлаштырылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100