news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремль Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны турындагы хәбәрләрне кире какты

Хәзерге вакытта Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турында бернинди хәбәр һәм мәгълүматлар да юк, дип белдерде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков бүген журналистларның сорауларына җавап биреп. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россиядә узган ел игълан ителгән һәм тәмамланган өлешчә мобилизациягә бәйле вазгыять буенча башка мәгълүматлар күренмәде, диде Песков. Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары һәм телеграм-каналлар, имештер, мобилизациянең икенче дулкынын игълан итәргә җыенулары турында хәбәрләр тарата.

Искәртеп узабыз, Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр РФ Президенты Владимир Путин указы белән үткәрелде. Резервтагылар һәм иреклеләрне дә исәпкә алып, бу чорда 318 мең кеше хезмәт итәргә китте. Россиядә мобилизациянең төгәлләнүе турында указ чыкмады. Кремльдә исә, өлешчә мобилизация буенча планның үтәлүе һәм бу мәсьәләгә нокта куелу сәбәпле, моңа ихтыяҗ юк дип искәрттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot