news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремль Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны турындагы сорауларга аңлатма бирде

Интернет челтәрендә Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны турында күпсанлы хәбәрләр тарала, әмма аларга ышанырга кирәкми, дип белдерде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков. Ул РФ Саклану министрлыгыннан рәсми мәгълүматка таянырга чакырды.

«Бик күп провокацион хәбәрләр чыга. Саклану министрлыгыннан, Президенттан килгән мәгълүматка таянырга кирәк. Мобилизациягә килгәндә, Президент барысын да әйтте», - диде Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россиядә мобилизация тәмамлану турында указ чыгармы дигән чираттагы сорауга Песков бу хакта «бернинди яңалык юк» дип җавап бирде.

Искәртик, элегрәк «Яблоко» партиясе депутатлары Россия Президенты Владимир Путинга өлешчә мобилизацияне тәмамлау турында указ чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итте. Әмма Песков үтенечне күрмәделәр дип җавап бирде, ә мобилизация турындагы сорауларны шулай ук РФ Саклану министрлыгына юллады.

news_right_1
news_right_2
news_bot