news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кремль: Россия чит ил лидерларының «Киләчәк уеннары»на сәфәрләренә шат

Россия чит ил дәүләтләре лидерларының Казанда «Киләчәк уеннары»на килүенә шат. Бүген Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шундый белдерү белән чыгыш ясады.

«Без чыннан да бу спорт чарасының шатлыгын безнең белән күп кенә дәүләтләр лидерлары уртаклашуына шат», - дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

Песков кайсы дәүләтләрнең югары дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәген әйтмәде һәм мәгълүмат «үз вакытында хәбәр ителәчәк» дип ышандырды.

Элегрәк билгеле булганча, ярышларны ачу тантанасына Россия Президенты Владимир Путин килергә җыена. Шулай ук Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров администрациясе дә Казанга сәфәр турында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot