news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль: Путин һәм Уиткофф туры авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрү турында сөйләшмәде

РФ Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трампның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Стивен Уиткофф кичә узган очрашу барышында Россия һәм Кушма Штатлар арасында туры авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрү мәсьәләсе турында фикер алышмаган. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Элегрәк Россия лидерының ярдәмчесе Юрий Ушаков яклар өч сәгать дәвам иткән сөйләшүләр барышында шул исәптән РФ һәм Украина арасында турыдан-туры сөйләшүләрне яңадан башлап җибәрү мөмкинлегенә кагылды, дип сөйләде.

Агымдагы елның февраль ае азагында Истанбулда узган сөйләшүләр вакытында Россия делегатлары АКШ вәкилләренә туры авиаэлемтәне яңадан булдырырга тәкъдим иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100