news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль: Путин Федераль Җыенга 29 февральдә мөрәҗәгать итәчәк

Кремль: Путин Федераль Җыенга 29 февральдә мөрәҗәгать итәчәк
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 29 февральдә мөрәҗәгать итәчәк. Кремль сайтында шундый мәгълүмат урнаштырылган.

«Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына 2024 елның 29 февралендә еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк», – диелә кыскача белдерүдә.

Россия лидеры юлламаны соңгы тапкыр 2023 елның 21 февралендә игълан иткән иде. 2022 елда Владимир Путин закон чыгаручылар каршында чыгыш ясамады, бу «вакыйгаларның зур динамикасы» белән бәйле дип аңлатты.

Элегрәк, 6 февральдә, Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Владимир Путин Федераль Җыенга февраль ахыры – март башында юллама белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин дип искәрткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100