news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль музей-тыюлыгы Казан ханнары төрбәсе янында өстәмә элмә такта кирәк түгел дип саный

Кремль музей-тыюлыгы Казан ханнары төрбәсе янында өстәмә элмә такта кирәк түгел дип саный
Ханнар төрбәсе
Фото: © "Татар-информ", Расих Фәсхетдинов

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш редакторы Рәмис Латыйпов Казан ханнары җирләнгән урынга туристларга күренеп торырлык итеп өстәмә элмә такта урнаштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде. «Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов ханнар төрбәсе янында өстәмә элмә такта кирәк түгел дигән фикердә.

  • 2017 елда Казан Кирмәнендә Казан ханнарының җәсәдләре махсус төрбәдә җирләнде. Мәхмүд (аны кайбер тарихчылар Казан ханлыгының беренче ханы дип саный) һәм Мөхәммәдәмин ханнарның, аларның якыннарының җәсәдләре Сөембикә манарасы янында махсус төрбәдә җирләнде. Төрбәгә керү ишеге икенче якта – астарак урнашкан, төрбәләрне югарыдарак урнашкан купол аша да карарга була (күпчелек туристлар ерактан ук күренеп торган купол янына җыела).

2017 ел. Казан ханнары җәсәдләрен җирләү

Фото: © Илнар Төхбәтов

Бу урын - Казанда ханнар гомер иткәнлеге, татарның дәвамлы дәүләтчелеге булуы дәлиле, дип яздык. Сораштыру, шәрехләрдән чыгып караганда, бу урынның ханнар төрбәсе икәнлеген туристлар гына түгел, татарстанлылар да белеп бетерми. Төрбәнең керү юлы (аскы якта) элмә такта булса да, күпчелек туристлар өске яктан - пыяла купол янына килеп кенә карый, моның нинди урын булуын да аңламыйча китеп бара. Караңгы вакытта купол янындагы QR-кодны күреп тә бетермиләр, кышын бу мәшәкатьлерәк тә шөгыль.

Туристлар бу урынның нәрсә икәнен белер өчен аскы яктагы ишеккә барырга кирәклеген дә аңламыйлар икәнен эксперимент уздырып та ачыкладык. Бер төркем туристның купол янында бер-берсе белән моның нинди каберлек икәне турында сөйләшүләренең шаһиты булган видео да урнаштырган идек.

Бу урынның әһәмиятен арттыру, дәүләтчелекнең тарихи эзлекле булуын күрсәтү өчен, купол янына зур итеп, өч телдә моның нинди урын икәнлеген, ханнарның исемнәре язылган өстәмә элмә такта урнаштырырга мөмкинме, дигән сорауны Казан Кирмәне музей-тыюлыгына хат юллаган идек.

Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Илнур Рәхимов фикеренчә, купол янында мәгълүмат язылган өстәмә элмә тактаның кирәге юк. Җавапта аскы якта - керү юлында 4 телдә мәгълүмат булуының җитүе әйтелгән.

«Казан ханнары җирләнгән урындагы истәлек билгесе» корылмасына мәрмәр элмә мәгълүмат тактасы урнаштырылган. Анда 4 телдә: рус, татар, инглиз һәм кытай телләрендә, әлеге объект турында мәгълүмат язылган. Төрбә эчендә 2 ханның исемнәре рус һәм татар телләрендә язылган элмә такталары бар. Аларны төрбәнең пыяла ишеге аша күрергә мөмкин. Казан ханнарының чын мавзолее коймасында корылма турында тулырак мәгълүмат белән танышу өчен махсус QR-код урнаштырылган», - диелә директор Илнур Рәхимов җавабында. Ул, җавапларын дәлилләр өчен, фотолар да юллаган.

Төрбәгә аскы яктан керү ягындагы элмә такта

Фото: © Казан Кирмәне музей-тыюлыгы

Төрбә эчендәге фото

Фото: © Фото: © Казан Кирмәне музей-тыюлыгы

Купол янындагы QR-код

Фото: © Фото: © Казан Кирмәне музей-тыюлыгы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100