Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дмитрий Песков митингларда тоткарланучыларга повестка тапшыруның законлы булуын әйтте
Митингларда махсус хәрби операция үткәрүгә каршы чыгыш ясаган һәм тоткарланган россиялеләргә повестка бирү карары законлы, дип белдерде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
«[Мондый практика] законга каршы килми. Монда законнарны берничек тә бозу юк», – диде ул бүген журналистларга. (РИА Новости цитатасы).
Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары тоткарланучыларга полициядә повестка тапшырулары хакында хәбәр иткән иде – бу хакта, аерым алганда, «Коммерсантъ» язды, дип хәбәр итте «Татар-информ».
Песков шулай ук махсус хәрби операциянең план буенча баруын, ә өлешчә мобилизациянең сәбәпләрен ил Президенты Владимир Путин аңлатуын әйтте. «Махсус операция Украинада максатларны үтәү өчен башланды. Асылда хәзер безгә фактта НАТО блогы барлык логистик мөмкинлекләре белән бергә каршы тора. Һәм бу шушындый зарурлыкка китерде», – диде Песков.
Искәртеп узабыз, кичә Россия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте, чакырылышка резервта торучы якынча 300 мең кешене җәлеп итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз