Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кремль малае образын иҗат итү буенча конкурс үткәрелә
Шуның өчен 1 апрельгә кадәр вакыт бирелгән
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). “Казан кремле” музей-тыюлыгындагы “Манеж” күргәзмә залы 4-14 яшьлек балаларны һәм үсмерләрне бәләкәй Кремль малае - Кремлёнок образын уйлап чыгарып сурәтләргә чакыра. Уйлап чыгарылган әлеге персонаж - “Манеж” күргәзмә залында балалар өчен үткәрелә торган чаралар һәм бәйрәмнәр каһарманы, дип хәбәр итә ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты сайты.
“Кремлёнок образын иҗат ит” конкурсына дигән хезмәтләр көн саен, дүшәмбедән кала, 10.00-17.00 сәгатьләрдә 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар көтә. Бу хакта тулырак белешмә алу өчен телефон һәм электрон адрес: (843) 567-80-67, (843) 567-80-68 e-mail: kremlin-manege@yandex.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз