news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль Көнбатыш танкларын юк иткән өчен хәрбиләрне бүләкләү идеясен хуплады

Көнбатыш танкларын юк иткән өчен хәрбиләрне бүләкләү идеясе махсус хәрби операция максатларына ирешүгә ярдәм күрсәтүдә һәркемнең «берләшүе» хакында сөйли, дип белдерде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков.

Ул әлеге инициативаны хуплады һәм аның танкларны юк итүдә булышырга мөмкин икәнлеген искәртте, әмма аларның махсус хәрби операция зонасында әлегә булмавын әйтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без бизнес тарафыннан да шундый тәкъдимнәр ишетәбез. Яндырылган, юк ителгән, кулга төшерелгән техника өчен төрле суммалар китерелә. Бу кешеләрнең, үз мөмкинлекләренә карап, махсус хәрби операция барышына ярдәм итүдә, төп бурычларга ирешүдә берләшүенә дәлилдер, мөгаен. Әлеге танкларга килгәндә, мондый кызыксындыру чаралары да булгач, аларны яндырачаклар, әлбәттә. Энтузиастлар тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм», - диде ул.

Шул ук вакытта, Песков махсус хәрби операция зонасында әлегә мондый техниканың булмавын искәртте, чөнки аларны китерү өчен әзерлек кирәк.

Танкларны юк иткән өчен хәрбиләрне бүләкләү идеясен элегрәк Донецк Халык Республикасы вазифаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин да хуплаган иде.

Искәртеп узабыз, Киевка танкларны АКШ (31 Abrams) һәм Германия (14 Leopard 2) тапшырачак, шулай ук Британия (Challenger 2), Польша (14 Leopard 2, 60 Twardy) һ.б. илләр дә хәрби машиналар җибәрергә әзер булуын белдерде. Шул ук вакытта, танклар әле тиз арада килеп җитмәячәк. Ак йортта моның өчен «берничә ай» вакыт кирәклеген искәрттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100