Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кремль Киевтагы хастаханәгә һөҗүм ясау турында гаепләүләрне кире какты
Россия Украинаның гражданлык объектларына һөҗүм итми һәм шуңа күрә ул Киевтагы балалар хастаханәсенә һөҗүмдә гаепләүләрне кире кага. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков әйтте.
«Без элеккечә үз дигәнебездә торабыз: без гражданлык объектларына һөҗүм итмибез. Һөҗүмнәр критик инфраструктура объектларына, режимның хәрби потенциалына нинди дә булса мөнәсәбәте булган хәрби объектларга ясала», – дип китерә аның сүзләрен ТАСС.
Песков имеш-мимешләргә ышанмаска, ә Саклану министрлыгының рәсми хәбәрләренә таянырга өндәде. Анда ведомство Украинада нинди дә булса гражданлык объектларына һөҗүм ясауны бөтенләй кире кага. Хастаханәгә исә, Украинаның ПВО ракетасы төшү аркасында зыян килгән – мондый очраклар беренче тапкыр гына түгел, һәм һәрвакыт «НАТОдагы яклаучыларының чираттагы җыены (саммит) алдыннан» барлыкка килә, диделәр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз