news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль Иран Президентының Казанга БРИКС саммитына килүен раслауны көтә

Россия хакимияте Иран Ислам Республикасы Президенты Масуд Пезешкианның БРИКС саммитына килүен дипломатик каналлар аша раслауны көтә. Саммит Казанда октябрьдә уза. Бу хакта журналистларга Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков сөйләде. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

«Юк, әлегә юк (Иран Президентының Казанга БРИКС саммитына килүен раслау). Без аны дипломатик каналлар аша көтәбез», - дип аңлатты РФ Президентының матбугат сәркатибе.

Шуңа бәйле рәвештә Пезешкиан «чакырылган, аңа бу саммит кырларында конкрет очрашу тәкъдим ителә», дип искәртте ул.

Иранның Мәскәүдәге илчесе Казем Джалили Иран Ислам Республикасы Президенты мөгаен БРИКС саммитында катнашыр һәм хәзер бу сәфәргә әзерлек алып барыла, дип билгеләп үткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100