news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремль: Быел Путинның туры элемтәсе һәм йомгаклау матбугат конференциясе берләштереләчәк

Быел Россия Президенты Владимир Путинның туры элемтәсе белән зур матбугат конференциясен берләштерәчәкләр, көне дә билгеләнгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Ачыклык кертелгән. Үз вакытында хәбәр итәрбез. Бу берләштерелгән формат булачак», - дип сөйләде Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Ул бу вакыйга 2023 елга планлаштырылуын раслады: «Әйе, бу быел булачак».

Искәртик, Россия Президенты белән туры элемтә ел саен үткәрелә, ләкин узган ел барып чыкмады. Ул вакытта Владимир Путин гражданнар сорауларына җавап бирә, шикаятьләрне һәм кешеләрнең үтенечләрен тыңлый һәм чара барышында җаваплы затларга йөкләмәләр бирә. Зур матбугат конференциясе - 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә торган чара, анда дәүләт башлыгы, кагыйдә буларак, төп икътисади һәм социаль күрсәткечләрне хәбәр итә, шуннан соң журналистларның сорауларына җавап бирә. 2022 елда чара үткәрелмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100