Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кремль 2025 елда Путин белән Туры элемтә үткәрү планлаштырылуын әйтте

Быел яңадан Россия Президенты Владимир Путин белән Туры элемтә үткәрү планлаштырыла. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип хәбәр итә ТАСС.
«Бу үзенең кирәклеген, мәгълүмати кыйммәтен берничә тапкыр раслаган формат. Ә иң мөһиме бу кешеләргә кирәк», – дип билгеләде дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе, тиешле сорауга җавап биреп.
2001 елдан башлап Путин белән Туры элемтә аерым чара буларак 18 тапкыр үткәрелде. Моннан тыш, оештыручылар аны өч тапкыр зур матбугат конференциясе белән берләштерделәр. Теләге булган һәркем үз соравын РФ Президентына юллый ала. Кагыйдә буларак, мөрәҗәгатьләрне кабул итү вакыйга узарга берничә атна кала башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз