news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кредит ставкалары кими

Татарстандагы язгы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен “Россия авыл хуҗалыгы банкы” 1,5 миллиард сум күләмендә кредит бирергә ниятли

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен куанычлы хәбәр, язгы чәчү эшләрен кредитлауның еллык ставкасы 15 проценттан 12 процентка киметеләчәк. “Россия авыл хуҗалыгы банкы” Татарстан буенча сезонлы кыр эшләрен башкаруга 1,5 миллиард сум күләмендә кредит бирергә ниятли. Бу хакта Татарстан Президенты инагурациясенә килгән “Россия авыл хуҗалыгы банкы”идарәсе рәисе Юрий Трушин журналистлар белән очрашуы вакытында белдерде. Ул ассызыклаганча, мондый финанс ярдәменнән авыл хуҗалыгында идарә итүнең кече формалары вәкилләренә – фермерлар, шәхси утарлар, чимал эшкәртүче кече һәм урта эшмәкәрлек тармаклары, куллану кооперативларына да саллы өлеш чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot