news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кредит алырга уйлаган Әлмәтле акчасыз калган

Ир-ат 78 мең сум акчасыннан "колак каккан".

 (Әлмәт, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 27 яшьлек әлмәтлене интернет челтәре аша алдаганнар, дип яза җирле басма.

Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Аның сөйләве буенча, ул кредит алырга онлайн-гариза җибәргән була. Күпмедер вакыттан соң аңа кредит рөхсәт ителә дигән хәбәр килә. Ир-атка 78 000 сум акча салырга тәкъдим итәләр. Ул барлык шартлар белән дә килешә һәм әйтелгән сумманы өч төрле банк хисабына күчерә. Акчаны алгач, банк “хезмәткәрләре” элемтәгә керми башлый. Тикшерүчеләр тарафыннан бу очрак буенча җинаять эше кузгатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot