Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кравцов «Ел укытучысы» җиңүчесе киңәшче буларак министрлык эшенә кушылыр дип ышана
Мәгариф министры «Ел укытучысы» бәйгесенең укытучы абруен күтәрүдә әһәмияте турында сөйләде.
(Ростов-на-Дону, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә җиңүче укытучы киңәшче ролендә министрлык эшенә актив кушылачагына ышанычын белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе соравына биргән җавабында әйтте.
Ул узган елгы җиңүче Ростов укытучысы Михаил Гуров ел дәвамында министр киңәшчесе буларак нәтиҗәле эшләде дип бәяләде. «Аның тәкъдимнәре исәпкә алынды. Министрлык башлангыч, төп мәктәп өчен кабул иткән эш программалары турында аның белән күп сөйләштек. Укытучылар үз программаларын да эшләмичә, аларны куллана ала. Бу да укытучының хисап эшләрен киметә», — дип саный федераль министр.
«Булачак киңәшче дә министрлык эшенә кушылыр, иң түбәннән килә торган проблемаларны сөйләр, һәм без аларны оператив хәл итәрбез дип ышанабыз», — дип җавап бирде Сергей Кравцов. Министр «Ел укытучысы» конкурсы укытучы һөнәренең мөһимлеген күрсәткәнен ассызыклады. «Укытучы фидакарь хезмәт башкара. Бәйге укытучы һөнәрен популярлаштыра. Һәр укытучы — илнең герое», — диде.
«Пандемия вакытында укытучылар укучылары белән янәшә булу, белем бирү процессын өзмәс өчен, кулдан килгән барысын да башкарды. Күп кенә ата-аналар шул чакта мәктәпнең кадерен аңлады. Балалар яңадан килгәч, сагынышып елашулар да булды, моны да истә калдырырга кирәк. Мәктәп белеме — һәр кеше тормышында мөһим этап», — диде Кравцов.
Сүз уңаеннан, министр әйтүенчә, коронавирус аркасында мәктәпләрне массакүләм ябу планлаштырылмый. «Массакүләм локдаун күздә тотылмый», — диде. Аның сүзләренчә, аерым төбәкләрдәге вазгыятьтән чыгып, объектив сәбәпләр булганда гына шундый аерым чаралар күрелергә мөмкин. Хәзер Россиядәге мәктәпләрнең 0,1 проценттан кимрәк өлеше ябылган.
Сергей Кравцов федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә укытучыларның абруен күтәрү чаралары турында сөйләде. «Былтырдан сыйныф җитәкчеләре хезмәт хакына өстәмә түләүләр ала. Быелдан урта һөнәри белем бирү оешмалары группалары кураторлары, Президент күрсәтмәсе буенча, 5 мең сум өстәмә акча ала. „Авыл укытучысы“ программасы эшли. Укытучының уртача хезмәт хакы мәсьәләсе контрольдә. Грант ярдәмен киңәйтәбез», — диде.
Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев төбәк бюджеты хисабына уртача хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе каралганын искәртте. «Өстәмә белем системасына да ярдәм итү мөһим икәнен аңлыйбыз. Шахтер территорияләрендә укытучыларга һәм табибларга ярдәм чараларын арттыру күзаллана», — дип белдерде.
Ростов дәүләт музыкаль театрында быелгы бәйгенең биш призерын игълан иттеләр. Алар арасында Казан укытучысы Мария Голованова бар. «Сез иң яхшы бишлек. Бөтен ил укытучылары сезгә тигезләшергә тырыша, сезгә укучылар һәм ата-аналар карый. Конкурста катнашу педагог һөнәрендә трамплин булсын», — диде мәгариф министры Сергей Кравцов. Ул укытучыларга туктамаска, алга барырга киңәш итте. «Иң мөһиме — укучыларны ярату», — диде.
Василий Голубев Дондагы кунакчыллык озакка истә калыр дигән ышанычын җиткерде. «Дон җиренә яңалык алып килгәнегезгә рәхмәт. Сез һөнәрегезне яратасыз, күзләрегездән күренә, күзләрегез гел янып торсын», — дип мөрәҗәгать итте укытучыларга.
Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий 3 ноябрьдә Мәскәү университетында рус теле һәм әдәбияты укытучылары съезды узачагын әйтте. 16-18 ноябрьдә исә, аның сүзләренчә, математика, информатика укытучылары съезды оештырылачак.
Россиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы 85 укытучы дәрес үткәргәч, 15 укытучы сайланды. 15 мөгаллим тагын класс сәгате, мастер-класс үткәреп, алар арасыннан тагын 5 лауреат сайлап алынды. «Московский комсомолец» редакциясе үткәргән пресс-тур барышында журналистлар шушы сынауларны күрде, укытучылар белән аралашты. Бүген биш призерны йомгаклау этабы көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз