news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Кравцов мәктәптә 12 ел белем алуга күчү киң фикер алышуны таләп итә дип белдерде

Мәктәптә 12 еллык белем бирүне кертү мөмкинлеге тирән анализ һәм киң фикер алышуны таләп итә. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы аның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләргә кагылышлы барлык карарлар аларны тирәнтен анализлагач һәм киң фикер алышулар үткәрелгәннән соң кабул ителә», – дип искәртте министр.

Моннан тыш, Кравцов мәгариф системасының теләсә нинди үзгәрешләргә бик сак мөнәсәбәт белдерүенә игътибар юнәлтте.

Элегрәк РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб мәктәптә уку вакытын 11 елдан 12 елга кадәр арттыру һәм беренче сыйныфка алты яшьтән кабул итү идеясе белән чыккан иде.

Россия Мәгариф министрлыгында шуннан соң «үзгәрешләрнең ихтимал нәтиҗәләрен бәяләргә, куркыныч һәм өстенлекле якларын ачыкларга» чакырдылар.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Вассерман, эш урыннарына ихтыяҗны киметү кирәклеген күрмичә, әлеге инициативаны тәнкыйтьләп чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot