Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кравцов: Укытучының махсус статусы турындагы указ педагогларга ярдәм чараларын киңәйтә
Россия Президенты Владимир Путинның укытучының аерым статусы турындагы указы педагогларга ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын ныгыта һәм аларны, беренче чиратта, яшь белгечләр өчен киңәйтә. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде.
Президент элегрәк укытучыларга һөнәрнең абруен күтәрүгә һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары турындагы указга кул куйган иде.
«Укытучының аерым статусы турындагы Президент указы – һөнәрнең абруен күтәрү буенча системалы эш нәтиҗәсе. Документ инде гамәлдәге ярдәм чараларын беркетә һәм аларны киңәйтә – барыннан да элек, яшь белгечләргә, ул аларга реаль старт һәм, иң мөһиме, ышанычлы яклау бирә. Бу мәктәпкә эшкә баручылар өчен җитди ярдәм», – диде Кравцов, аның сүзләрен РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте китерә.
Министр сүзләренчә, документ шулай ук төбәкләргә, федераль программаларны тулыландырып, педагоглар өчен өстәмә ташламалар кертергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, Кравцов укытучы һөнәренә кызыксыну артуын билгеләп үтте. Аның мәгълүматлары буенча, июль ахырына педагогик югары уку йортларына керү өчен гаризалар саны 700 меңгә җиткән, бу 2025 ел күрсәткеченнән якынча 180 меңгә күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз