news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кравцов: Агымдагы сменага эләкмәгән балалар өчен «Артек»ка юлламалар саклана

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдергәнчә, агымдагы сменада «Артек» Халыкара балалар үзәгенә эләгә алмаган балалар учреждение эшен яңадан башлап җибәргәннән соң үз юлламаларыннан файдалана алачак. Бу хакта Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без юлламаларны саклыйбыз. Бу сменада «Артек»ка эләгә алмаган барлык балалар да үзәк эшен яңадан башлап җибәрү белән өстенлекле тәртиптә үз урыннарын алачак», - диде Кравцов.

Министр сүзләренчә, балалар үзәге инфраструктурасы, вазгыять мөмкинлек бирүгә үк, балаларны кабул итәргә тулысынча әзер булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot