news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кравцов: мәктәп укытучысының эш нормасы — атнага 18 сәгать

Мәктәп укытучыларының эш нормасы хезмәт хакының бер ставкасына атнага 18 сәгать тәшкил итә. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, педагогик йөкләмәгә гади дәресләр генә түгел, ә сыйныфтан тыш эшчәнлек дәресләре дә кертелә.

Мәгариф министрлыгында ачыклык кертүләренчә, сәгатьләр нормасы — хезмәт хакы исәпләгәндә кулланыла торган исәп-хисап зурлыгы. Аның күләме педагогик хезмәткәрнең вазифасына яки белгечлегенә бәйле һәм белем бирү оешмасы тарафыннан билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot