news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Кравцов: Махсус операция геройлары турында тарих дәреслекләрендә язачаклар

Россиянең Украинадагы махсус операциясе геройлары турында мәктәпләрнең тарих дәреслекләрендә язачаклар. Бу хакта журналистларга Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләде. РИА Новости шул турыда яза.

«Махсус хәрби опреациянең геройлары тарих дәреслекләренә кертелүе төгәл. Һәм инде зур эш алып барыла, без шул исәптән «Мөһим тема турында сөйләшүләр»гә дә бу теманы керттек», – дип аңлатты ведомство җитәкчесе.

Моңа кадәр ул шулай ук дәреслекләрдә Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясенә багышланган бүлек барлыкка киләчәген хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, тарих буенча яңа программаларда бу бүлекләр мәҗбүри тәртиптә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot