news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кравцов мәктәпләрдә уку вакытын үзгәртергә нигез юк дип аңлатты

Кравцов мәктәпләрдә уку вакытын үзгәртергә нигез юк дип аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Хәзерге вакытта мәктәпләрдә уку вакытын үзгәртү өчен җитди нигезләр юк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип яза РИА Новости.

Министрлык мәктәп курсын озайту да, кыскарту да кирәклеген кирәк санамый. Мәгариф министрлыгы җитәкчесе «Звезда» телеканалына мәктәп белем бирүенең 12 еллык системасына күчү мөмкинлегенә кагылышлы фикер алышуларны шулай шәрехләде.

Элегрәк РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб ил техник яктан мондый күчешкә әзер, мәсьәлә бары тик туры килгән вакытны сайлаудан гыйбарәт, дип билгеләп үткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot