news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кравцов мәктәпләрдә тәртип өчен билгеләрнең аттестатка йогынты ясамаячагын әйтте

Кравцов мәктәпләрдә тәртип өчен билгеләрнең аттестатка йогынты ясамаячагын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тәртип өчен куелган билгеләр өлгерешкә, арадаш аттестациягә һәм йомгаклау аттестатына йогынты ясамаячак.(Тәртип өчен билгеләр 2-8 нче сыйныф укучылары өчен пилот мәктәпләрдә кертелде.) Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, укучыларның үз-үзләрен тотышын академик өлгерештән аерым бәяләячәкләр. Алынган билге агымдагы билгеләр куйганда һәм арадаш аттестация үткәргәндә, исәпкә алынмаячак, шулай ук укучы аттестатында да чагылыш тапмаячак.

Укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяләү өчен конкрет критерийлар эшләгәннәр. Алар арасында-мәктәп кагыйдәләрен, Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән аралашу нормаларын үтәү, шулай ук үз-үзеңне тотуның законлылыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot