news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кравцов: Киләсе елда тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри булмаячак

2026 елда тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы гуманитар һәм социаль-икътисади белгечлекләр буенча югары уку йортларына керүчеләр өчен мәҗбүри булмаячак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов «Россия 1» телеканалында «Вести» программасы өчен журналист Наилә Аскер-задега биргән интервьюсында белдерде.

«Киләсе уку елында ике мәҗбүри имтихан булачак: рус теленнән һәм математикадан. Калган имтиханнар сайлау буенча», - дип ассызыклады министр.

Элегрәк, июньдә, Россия Президенты Владимир Путин тарих дәреслеге авторлары белән очрашты. Очрашуда МГИМО ректоры Анатолий Торкунов югары уку йортларында кайбер белгечлекләр өчен тарих буенча мәҗбүри БДИ кертергә тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы бу идеяне хуплады. Соңрак Россия ректорлар берлеге советы тиешле эшче төркем төзергә карар кылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot