news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кравцов Казанда: Туган тел укытучылары һәм тәрбиячеләренә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез

Кравцов Казанда: Туган тел укытучылары һәм тәрбиячеләренә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез
Фото: vk.com/teacher_natlang

Россиядә туган тел укытучылары һәм тәрбиячеләренә һәрвакыт ярдәм күрсәтәчәкләр. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Казанда «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бөтенроссия конкурсын ябу тантанасында белдерде.

«Безнең илебез зур, телләр бик күп, мәдәниятләр күп төрле. Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Сез туган тел укытучылары һәм тәрбиячеләре генә түгел, сез – сакраль рухи кыйммәтләрне таратучы. Сез юл күрсәтүче булып торасыз, үз халыкларыгызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятенең башлангычларын тапшырасыз. Бу бик мөһим», - диде Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Кравцов фикеренчә, конкурсның исемен киңәйтергә һәм аны «Туган тел һәм әдәбият укытучысы һәм тәрбиячесе» дип атарга кирәк. Ул шулай ук конкурста җиңгән тәрбиячеләргә түләүләрне арттырырга кирәк, дип саный.

«Быелдан туган тел укытучысына 250 мең сум, ә туган тел тәрбиячесенә ни өчендер 200 мең сум түләү билгеләнде. Белем бирүнең һәр дәрәҗәсе мөһим – мәктәпкәчә дә, мәктәп дәрәҗәсендә дә, югары уку йортларында да. Без моны һичшиксез төзәтәчәкбез», - дип ассызыклады министр.

Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, конкурс өченче ел рәттән уза һәм елдан-ел үсә бара. Әйтик, былтыр укытучылар 32 телне тәкъдим иткән булган, быел – 36 телне тәкъдим итте.

«Чукот, коряк, шор һәм нивх телләре өстәлде», - дип ачыклык кертте спикер.

Кравцов шулай ук Татарстанга кунакчыллыгы һәм конкурсны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен рәхмәт белдерде.

«Бу конкурста барысы да җиңүчеләр, әмма абсолют финалистлар бар, һәм бу шулай ук мөһим», - дип билгеләде ул.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, үз чиратында, Россия Мәгариф министрлыгына «әлеге искиткеч конкурс» өчен рәхмәт белдерде. Ул җыелганнарны якынлашып килүче 27 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлады.

Конкурста беренче урынны Улан-Удэ шәһәре 1 номерлы лицей-интернатының бурят теле укытучысы Светлана Раданжапова яулады.

«Бу конкурс үзеңне җиңү, уңайлылык зонасыннан чыгу өчен мөмкинлек булды», - дип уртаклашты ул ярышта катнашудан алган тәэсирләре белән.

Тәрбиячеләр арасында беренче урынга Уфа шәһәренең «18 номерлы башкорт балалар бакчасы»ннан Алия Ишдәүләтова лаек булды.

«Аңлатып бетергесез хис-тойгылар. Илебезнең иң югары ноктасына күтәрелгәндәй хис итәм үземне. Сынаулар күпкырлы булды. Алар балалар, ата-аналар һәм педагоглар белән эшләүне үз эченә алды. Биремнәр педагогның сәләтен һәр яктан ачарга мөмкинлек бирде», - дип сөйләде ул.

Икенче урында – Казанның 19 номерлы гимназиясе татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм Калмыкиянең 24 номерлы балалар бакчасы өстәмә белем бирү педагогы Екатерина Балакаева.

Өченче урында – Липецк шәһәренең 77 номерлы мәктәбе рус теле укытучысы Ольга Мазурова һәм Донецк Халык Республикасының 4 номерлы Шахтёр ясле-бакчасы тәрбиячесе Ольга Бутенко.

Казанда 16-21 сентябрьдә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы узды. Быел анда Россиянең 79 төбәгеннән укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.

Киләсе елда конкурс Улан-Удэ шәһәрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100