news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кравцов Россия халыклары телләре буенча яңа дәреслекләр чыгуы турында белдерде

Кравцов Россия халыклары телләре буенча яңа дәреслекләр чыгуы турында белдерде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

РФ халыкларының туган телләре федераль институты Россия республикаларының туган һәм дәүләт телләре буенча дәреслекләрнең тулы бер линейкаларын әзерләргә кереште. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Федераль дәрәҗәдәге бердәм программалар ярдәмендә укучы телне I сыйныфтан XI сыйныфка кадәр өйрәнәчәк. Бу буыннар арасындагы өзелмәс элемтәне сакларга һәм үз халкыңның мәдәнияте белән ныграк танышырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте бу уңайдан РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Профильле ведомствода искәртүләренчә, РФ халыкларының туган телләре федераль институты дәүләт биремен үтәү кысаларында 2025 елда илнең дүрт дәүләт теле: коми, тува, чуваш һәм саха (якут) телләре буенча дәреслекләрнең төп нөсхәләрен (кулъязмаларын) әзерләгән.

Гомумән алганда, бер ел эчендә алты туган тел һәм дүрт дәүләт теле буенча 54 дәреслек, шулай ук укытучылар өчен 13 методик кулланма әзерләнгән. РФ халыкларының ун теле буенча 45 дәреслекнең (шул исәптән электрон формаларның да) һәм ун методик кулланманың оригинал-макетлары өстәмә тикшерү уза һәм экспертизага җибәреләчәк, дип белдерделәр министрлыкта.

Агымдагы елга әзерләнгән дәреслекләргә экспертиза ясау, аларны эшләп бетерү, бастырып чыгаруга әзерләү һәм дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертү кебек чаралар планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot