news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм +27 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

1 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, кайбер урыннарда яшенле яңгыр һәм боз явуы да ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга җитәргә мөмкин.

Һава температурасы +22..+27 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot