Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Красноярскиның «Йолдыз» халык вокаль-хореография ансамбле 35 еллыгын билгеләп үтте
Красноярскиның «Йолдыз» татар халык вокаль-хореография ансамбле үзенең 35 еллыгын билгеләп үтте. Ансамбль Красноярск краеның милли шәһәр үзешчән коллективлары арасында иң өлкәне санала, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Ул өч тапкыр исемен үзгәртә, әмма һәрвакыт югары миссиягә – иҗатка җәлеп итүгә, татар мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә тугры кала. Коллектив беркайчан да үзенең төп билгеләнешеннән – кешеләргә шатлык бүләк итүдән, милли үзенчәлек һәм милли традицияләрнең саклануын һәм үсешен тәэмин итүдән читләшмәгән, диелә хәбәрдә.
Аларның хезмәте 35 иҗат елы дәвамында шәһәрләрнең, авылларның тамаша залларында һәм концерт мәйданчыкларында һәрвакыт алкышларга күмелә. Район үзәгендә бер генә Сабантуй да алар катнашыннан башка узмый. Ансамбль коллективы Алтай крае, Кемерово һәм Томск өлкәләре шәһәрләрендә, авылларында «Сабантуй» халык бәйрәмнәрендә актив катнаша.
«Йолдыз» ансамбленә халык коллективы исеме бирелде һәм ул берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз