news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноярскидагы яңа мәчет проекты Халыкара архитектура фестивалендә җиңгән

Красноярскидагы яңа мәчет проекты Халыкара архитектура фестивалендә җиңгән
Фото: muslim.ru

Себер федераль университетының Архитектура һәм дизайн институты студенты Абдукахор Фәйзуллаевның «Красноярскидагы мәчет» чыгарылыш квалификация эше (диплом проекты) халыкара архитектура фестивалендә җиңүче булган. Ул 4-6 ноябрьдә Мәскәүдә узган «Архитектура» XXXIII халыкара архитектура фестивалендә Россия Архитекторлар берлеге дипломы белән бүләкләнгән. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.

Эш «Гыйбадәтханәләр архитектурасы. Студентлар эшләре» номинациясендә катнашкан. Жюри проект эшен «Мәчет проектлауда кыю карарлар» өчен бәяләгән. Проект шулай ук Мәскәүнең Кунаклар ишегалдында фестивальнең экспозициясендә катнашкан.

Эшнең фәнни җитәкчеләре: Дашкевич Е. В., Лемытская Д. Е. Жюри әгъзалары арасында Россия галиме, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Вәлиева-Сөләйманова Г.Ф. булган.

Проектның авторлары коллективы Гаяз Фаткуллинга техник биреме һәм проектны эшләүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә .

news_right_1
news_right_2
news_bot