news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Красноярскидагы татар ансамбле “Халкым белән горурланам!” концертын куячак

“Йолдыз” татар халык ансамблендә 4 яшьтән 58 яшькә кадәрге 40 җырчы һәм биюче чыгыш ясый.

(Казан, 5 апрель, ”Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). 15 апрельдә Красноярск өлкәсендә “Йолдыз” татар халык вокал-хореография ансамбле “Халкым белән горурланам!” концертын куячак.

“Йолдыз” ансамбле 1989 елда оештырылган. Беренче атамасы - “Чишмә”. Ансамбльнең барлыкка килүенә җырчы Габдулла Рахманкулов сәбәпче. Красноярскида зур уңыш белән концерт куйгач, “Комбайностроитель” мәдәният йорты директоры Татьяна Сергеевна, халыкка үзешчән ансамбль оештырырга тәкъдим итә һәм бүлмә бирә.

2007 елдан ансамбль белән Гүзәлия Бикбова җитәкчелек итә. “Йолдыз” ансамбле Красноярскида гына түгел, өлкәдә дә уңышлы чыгыш ясый, диде ансамбль җитәкчесе. “Йолдыз” татар халкының милли үзенчәлекләрен чагылдырган киемнәре белән күпләрне үзенә каратты”, - ди ул.

2009 елда “Йолдыз”га “Халык ансамбле” исеме бирелә. Бүген ансамбльдә 40 кеше эшли, 20се балалар. Иң кечкенәсенә 4 яшь булса, иң олысына – 58 яшь. “Йолдыз” ансамбле төп бурычы итеп Красноярскида татар мәдәниятен үстерү һәм саклап калу дип билгели.

“Халкым белән горурланам” концерты 15 апрельдә шәһәр мәдәният сарайларының берсендә узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot