news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Красноярскида узачак Кышкы универсиада-2019 уты эстафетасының үз сайты эшли башлады

Факел алып баручылар исемлегендә Татарстан кешеләре дә бар.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Красноярскида киләсе елда узачак Кышкы универсиада-2019 уты эстафетасының үз рәсми сайты бүген эшли башлады. Бу хакта Красноярскида Бөтендөнья Универсиада – 2019 уты эстафетасы департаментының аналитик-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Виталий Иванов хәбәр итте.

Интернет-чыганакта Студентлар уены уты эстафетасы маршруты, проектта катнашучы шәһәрләр турында кызыклы фактлар белеп булачак. Шулай ук факел алып баручыларның исемлеген, тулы маршрутын, шәһәрләрдәге бәйрәм программасын, яңалыкларны белергә була. Факел алып баручылар исемлегендә Татарстан кешеләре дә бар.

“Кышкы универсиада-2019 уты эстафетасы Италиядәге Халыкара студентлар спорты көнендә — 2018 елның 20 сентябрендә башлана. 1959 елда нәкъ менә биредә Универсиада тарихы башланган. Кышкы универсиада-2019 уты эстафетасы факел йөртүчеләрнең соңгы маршруты 1 мартта Красноярскида булачак”, - диде Иванов.

Казанга факел йөртүчеләр 2018 елның 10 ноябрендә килә. Эстафетада Татарстан Республикасыннан Татарстан спорт министры Владимир Леонов, биатлончы һәм чаңгычы Марта Зәйнуллина, Татарстан дәүләт симфоник оркестры дирижеры Александр Сладковский, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башкалар катнаша.

Студентлар уены уты Россиянең 30 шәһәре урамнары буйлап узачак. Казаннан тыш чарада Мәскәү, Архангельск, Санкт-Петербург, Калининград, Симферополь, Ростов-на-Дону, Ставрополь, Грозный, Екатеринбург, Владивосток, Иркутск, Барнаул, Новосибирск, Томск, Абакан һәм Кызыл шәһәрләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100